11 нче октябрьдә ТР ның Росреестр идарәсе үткәргән картлар көненә багышланган “Бердәм кайнар линия көне”ндә аларның җир мөнәсәбәтләренә багышланган сорауларына документларны регистрацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Людмила Кулагина җавап бирде.
Ул сорау бирүчеләргә Гражданнар Кодексының 274 нче маддәсенең 3 нче пункты, “Хокукларны дәүләт регистрациясе аша уздыру” турындагы 122 нче номерлы Федераль Законның 27 нче маддәсе, 1 нче пункты нигезендә эш итәргә кирәклеген сөйләде.