Дәүләт Советы рәисенең өлкәннәргә карата сүзләре

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген депутатлар Дәүләт Советында өлкәннәр проблемасын, аларны социаль яклау турында сүз барды. Бу утырышта министерство, ведомство җитәкчеләре, район башлыклары, ветераннарның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Хәзерге вакытта халыкның дүрттән бер өлеше инде өлкән яшьтә икән. Аларнны борчыган проблемалар бик актуаль урын алып тора. Аларның тормыш хәлен тирән анализлап, һәр язын өйрәнүне һәм контрольдә тотуны таләп итә.

Республикада пенсионерларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү актив оештырылган. Быел бюджетның расход бүлеге акчасының 70% ы социаль сферага юнәлтелгән.

Хәзер республикада волонтерлар хәрәкәте активлашты, 17 интернатта капиталь ремонт ясалган, коляскада йөрүчеләргә уңайлыклар тудырылган, шифаханәдә аерым палаталар булдырылган, бик күп кирәкле мебель кайтартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International