Макыл укучылары авиамоделирование буенча республика ярышларында катнаштылар

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Макыл мәктәбе укучылары Илхам Габдрахманов һәм Маргарита Ширяева авиамоделирование буенча Каинкада   ЗАО “Эникс” базасында узган республика ярышларында катнаштылар.

Аларның чыгышларын  бу юлы район башлыгы Марат Зиатдинов та карады.

Ярышта республика һәм Түбән Новгородтан 45 кеше катнашты.  Алар ярыш куанычлары, җиңүләр белән беррәттән безнең якның гүзәллеге белән сокландылар.

Бүген спортның бу төре бик популялашты. Тиккә генә очучылар да беренче адымнарын шул модельдән башлап җибәрми.
Безнекеләр 10,11 нче урыннарны яуладылар. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International