Бөек татар язучысы Г.Тукайның “Кошларга – сайрарга, җиргә – чәчәк атарга, ә кешегә җәйне болында кара ипи ашап ятып уздырырга” дигән шигырь юллары бар.
Һәр кешенең дә җанга якын урыны була. Бу – аның туган һәм үскән җирләре. Ул җир кечкенә генә булса да, кеше аны бернинди байлыкларга да алыштырмый.
Идел авылы 1925 нче елда барлыкка килә. Аның бөтен ягын сап-сары тулып пешкән алмалар әйләндереп алган, каеннар шаулый, чияләр чәчәк ата, кура җиләге искиткеч күп.
Авылда башлангыч мәктәп, больница, колхоз, ветеринария йорты, авыл советы бинасы була. Бар халык бик тату яши.
Бер дә онытылмый шул туган авыл, аның кешеләре һәм табигате!