Буш Морквашта 1942 нче елдан башлап 4575 нче номерлы гомумхирургия профилендәге эвакогоспиталь эшләп килә. Ул Идел елгасының иң биек яры - иң матур җирендә урнашкан була. Урман массивы 10 лап км га сузылган, җитмәсә поезд юлы да шуннан уза торган була. Яраланган солдатларны госпитальгә урнаштыру бик авыр була.
Яралылар 2 агач корпуста урнашканнар. 2 этажлы корпуста 150 койка, җылы туалет, су җылылыгы, электр уты да була.
Хирургия персоналы да бик көчле укыган кешеләр хезмәт күрсәтә.
Анда авыруларны физкультура, парафин һәм торф белән, хәтта хезмәт терапиясе белән дә шифалаганнар.