Кечкенә авыллар тарихы

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Елизаветино – помещик Назимов истәлегенә аталган иң кечкенә авыллаарның берсе. 20 нче гасырның 30 нчы елларында ачлыкка чыдый алмыйча монда чуашлар килеп урнаша.

Ферма-2 совет чорында ук “Свияжский” совхозының бер бүлекчәсе булып оеша. Монда үгез һәм дуңгыз фермалары эшли.

Савино авылында сөт-товар фермасы була. Аны Хезмәт Даны Ордены кавалеры Алефтина Александровна Малафеева җитәкли.

Медведково авылының тарихы бик бай. Аңа 16 нчы гасырда ук Мәскәү сәүдәгәрләре тарафыннан нигез салынган. Монда хәзер дачниклар күп яши һәм Горнолыжный спорт Үзәге ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International