Сычевка (Яңа Коргуза – 30 йорт), Лучовка (Кояш нуры – 16 йорт) торак пунктлары 1918 нче елда ук барлыкка килгәннәр.
1921 нче елда Лучовкада коммуна оеша, аны Григорий Петрович Аверин җитәкли. Бу авыл хуҗалыгы артеле озак тора алмый, 1930 нчы елда таркала. Ул Сычевка авылына кушылып Чкалов исемле колхоз оеша. Аның рәисе итеп Александр Миронович Власов сайлана. Колхоз зур уңыш җыеп ала, кешеләрдә киләсе көннәргә ышаныч уяна.
Аннан соң Бөек Ватан сугышы башлана.
Соңыннан алар барысы да Коргуза совхозына кушыла.