16 нчы октябрьдә Мәмәтхуҗа авылы клубында өлкәннәр декадасына багышланан “Яраткан кешеләребезгә багышлыйбыз” дип исемләнгән бәйрәм булып узды.
Олысы-кечесе бу бәйрәмгә барда килгән.
Зал түземсезлек белән район үзәгеннән килүчеләрне көтте. Беренче булып Игорь Локтев җырлады, аннан соң “Иделкәй” ансамбленә сүз бирелде. Авылдашлары Азат Зәйдуллин башкарган татар биюе дә халык күңеленә хуш килде.
Кешеләр өйләренә теләмичә генә таралды.
Ахырдан клуб хезмәткәрләре кунакларны чәй өстәленә чакырды.