ТР ның социаль-экономик үсеше стратегиясе

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Кичә, 17 нче октябрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты җитәкчелегендә үткән ТР ның социаль-экономик үсеше стратегиясенә багышланган сессиядә булып кайтты.

Сессиядә тагын “Стратегик эшкәртмәләр Үзәге” Советы фонды рәисе Алексей Кудрин. Премьер-министр И.Халиков, Дәүләт Светы рәисе Ф.Мөхәмәтшин һ.б катнашты.

Стратегия эшли башлаганга 2 ел вакыт эчендә аны тормышка ашыру буенча 3,5 мең кеше катнашында 130 чара уздырылуын белдерде Президент.

Иң алга китүче структуралардан транспорт-коммуникация инфраструктурасы санала. Аның концепциясендә инде 79 проект каралган.

Республиканың муниципаль районнарында  52 промышленность мәйданчыгы барлыкка килгән.

Стратегияне тормышка ашыруга соңгы вакытта тышкы шартлар комачаулавы турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International