Узган вакытның тарихын саклап

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Районның Үзәк китапханәсендә район тарихын саклап калган документлардан “Узган вакытның тарихын саклап” дигән күргәзмә эшли.

Аның ”Бар кешегә туган ягы якын” дигән бүлегендә район авылларының тарихы чагылган, “Геройлар – безнең якташларыбыз” дигән бүлеге Кырым һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар турында сөйли.

Ә “Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул...” дигән бүлегендә районның хезмәт батырлары турындагы мәгълүматлар чагыла.

“Район турында укыгыз” бүлегендә районда узган тарихи вакыйгалар турында сүз бара.

Бу күргәзмә районның 85 еллык юбилеена багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International