Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов Введенка Бистәсе авыл җирлеге халкын шәхси сораулары буенча кабул итте. Очрашуга 6 кеше килде.
Анда түбәндәге сораулар күтәрелде:
- Җир һәм мөлкәт;
- Трак йортка газ кертү;
- Юллар төзелеше.
Барлык проблемалар да аңлатылды, кайберләре буенча тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.
Гражданнарны урыннарында кабул итү дәвам итә.