Россиядә миллионлаган кеше шәһәр транспорты – автобус, электричка, маршруткалардан файдалана.
Кызганычка каршы, ул транспортның расписаниесе, билет бәясе, рейсларының вакыты сервисы һәркемне дә кәнәгатьләндерми. Ситуацияне яхшыртып буламы соң?
РФ хөкүмәтенең Аналитик үзәк экспертлары бу хәлне пассажирлар төзәтә алуына ышаныч белдерә.
Моның өчен пассажирлар белән опрос-пассажиров.рф сайтында опрос үткәрергә алындылар. Шуннан соң транспорт Министрлыгы реаль ситуацияләргә таянып рекомендацияләр эшләячәк.
Бу опроста октябрь ахырына кадәр катнашып була.