Производство киңәшмәсе

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы марат Зиатдинов район хезмәткәрләре, производство башлыклары белән узган 9 айда райондагы терлекчелек торышы турында киңәшмә уздырды.

Андагы хәлләр турындагы мәгүлүмат белән район авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге башлыгы Р.Гобәйдуллин чыгыш ясады.

Аның күрсәткечләренә караганда районда сөт җитештерү яхшы темпта бара, тик “Заря” белән “Заволжье” гына күрсәткечләрен киметте. Аларны район башлыгы тәнкыйтьләп алды һәм көнлек отчет тотарга чакырды.

Ахырдан техника хәле, гаражлар, ферма яны территорияләре турында да сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International