«Мин татарча сөйлим һәм эшлим”

2016 елның 21 октябре, җомга

Кичә, 20 нче октябрьдә,  “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбиячеләр арасында “Мин татарча сөйлим һәм эшлим” дип исемләнгән  республикакүләм конкурсның беренче этабы булып узды.

4 этаптан торган бу конкурсның җиңүчеләре:

Болотова Светлана Юрьевна, «Радуга» балалар бакчасы – 1 нче урын;
    
Галеева Алла Олеговна, «Березка» балалар бакчасы – 2 нче урын;
    
Лобашева Ирина Юрьевна, Макыл балалар бакчасы -- 2 нче урын;
    
Козловская Ольга Владимировна, Татар Борнашы балалар бакчасы – 3 нче урын;
    
Сутулова Ольга Александровна, «Солнышко» балалар бакчасы - 3 нче урын.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Конкурсның икенче этабы Арча педагогик көллиятендә узачак. Уңышлар телик аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International