Югары Ослан районы юлларына күпме акча китте?

2016 елның 22 октябре, шимбә

Югары Ослан  районы юлларын ремонтлауга быел 19,5 млн. сум акча тотылган. Моның турыда районның төзелеш, торак-коммуналь, энергетика һәм элемтә бүлеге башлыгы Алексей Московкин район газетасында бастырып чыкты.

Иң күп акча район үзәгенең Чехов урамын төзекләндерүгә, Печище, Уланово, Яңга-Юл, Шеланга, Клянчино авылларына щебенка җәяргә, Түбән Күл авылына юлны асфальтларга, Соболевское участогын ремонтларга тотылды.

Тагын Макыл авылы, Куралово, Октябрьский поселогы юлларын тигезләүгә, Шеланга, Карамышиха, Клянчинода тукталышлар урнаштырырга, Чехов урамындагы светофорга да шул акчалар исәбеннән чыгымнар китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International