20 нче ноябрьдә районның 8 авыл җирлегендә үзара салым җыю буенча референдумнар узачак.
Олы Мәми авыл җирлеге башлыгы Г.Фомина җыелган акчалар республика бүлеп бирәсе 4 тапкыр күбрәк размердагысы белән кушылып зиратка илтә торган юлны салырга тотылачаклыгын белдерә.
Шулай ук зиратны төзекләндерүгә Вахит, Яңа Рус Мәмәтхуҗасы, Ямбулатово авыл җирлекләре акчаларны юнәлтә.
Тагын салым акчалары контейнер площадкаларын төзекләндерү, яңа контейнерлар сатып алуга - Татар Борнашы, Яр буе Морквашы авыл җирлекләре, Мәйдан белән Канашта – авыл буенча юлларны төзәтүгә юнәлтеләчәк.
Күпләрнең бу сорауга карата битарафлыгы борчый. Үзең яшәгән урынны, аның юлларын, зиратын, чисталыгын кем кайгыртырга тиеш икән соң?