Сугыш ветеранын В.В.Путин котлавы

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов үзенең урынбасары В.Раков белән Бөек Ватан сугышы ветераны Иванова Александра Лазаревнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Александра Лазаревна бөтен гомерен Югары Ослан районында гади эшче булып үткәргән. Аның бүгенге көндә 1 кызы, 2 оныгы бар.

Юбилярга истәлекле бүләкләр, РФ Президенты В.В.Путин котлавын һәм бик күп җылы сүзләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International