КНИТУ хезмәткәрләре белән очрашу

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Югары Ослан урта мәктәбендә чыгарылыш классы укучылары Инженер – техник университеты хезмәткәрләре белән очраштылар.

Элеккеге химико-технология институты хезмәткәрләре эшчәнлекләрен кеше тормышы белән бәйләп алып баруларын сөйләделәр, укучыларны хәзерге заман технологияләре юнәлешләре – биотехнология, дизайн, мода, нанотехнологияләр, азак инженериясе, мәгълүмат куркынычсызлыгы кебек яңалыклар белән таныштырдылар.

Икенче очрашу февраль аенда, инде чынлап торып профессия сайлаган чорда оештыралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International