Бүген районның административ комиссиясе утырышы булып узды.
Анда ТР Хезмәт Кодексының 3.6 КоАП 1 нче бүлеге законнарын бозучыларның эшләре каралды. Алар арасында авылны төзекләндерү кагыйдәләрен бозучы Печище, Яр буе Морквашы, Макыл авыл җирлекләре эше каралды, шул ук вакытта кешеләрнең шикаятьләре дә читтә калмады.
Нәтиҗәдә тәртип бозучылар штраф формасында административ җаваплылыкка тартылды.
Ул кагыйдәләр белән районның официаль сайтында: “Район турында” – “Авыл җирлекләре” – “Норматив хокукый документлар” бүлегендә танышып була.