ТР Министрлар Кабинетының 2016 нчы елның 9 нчы мартында чыккан 377-р карары нигезендә республикада табигатьне саклауга юнәлтелгән “Агач утырту көне” акциясе игълан ителде. Ул 31 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу акция кысаларында Урман хуҗалъгы Министрлыгы район территорияләрендә истәлекле посадкалар утыртырга тәкүдим итте.
Бер атна эчендә район авыл җирлекләре территорияләрендә 98 ылыслы агач һәм 35 декоратив куаклы агач утыртылды.