25 нче октябрьдә “Радуга” балалар бакчасында тәрбиячеләрнең балалар бакчаларында кергән яңалыклар буенча семинар – практикумы булды.
Төп максат - мәктәпкәчә балалар учреңдениеләрендә эшләүче педагогларның үз эшләрендә заманча технологияләр кулланып, педагогик осталыкларын үстерү.
Районның 27 тәрбиячесе алдында тәрбиячеләр Каюрова Елена Григорьевна, Филипова Люция Михайловна , Ярцева Елена Петровна, Болотова Светлана Юрьевна, психолог Чугунова Ольга Викторовна, музыка җитәкчесе Хафизова Ландыш Мансуровна мастер-класслар күрсәттеләр.