Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры М.Ахметов агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча утырыш үткәрде.Төп доклад белән терлекчелек буенча министр урынбасары Хазипов Н.Н. чыгыш ясады. Ул 9 айга анализ ясап, ТР буенча артка калучылар һәм проблемалы хуҗалыкларга акцент ясады.
Министр М.Ахметов ООО «АПК «Заволжье» (җитәкче Габбазов И.Г.) га сөт җитештерү буенча күрсәткечләрне төшергән (623 ц. га) өчен тәнкыйть сүзләре әйтте.
Аны яхшырту өстендә эшләү өчен сроклар күрсәтелде.