«Бердәм Россия” парптиясе конференциясе

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Ослан районында “Бердәм Россия” партиясенең 23 нче конференциясе булып узды.

Аның эшендә РФ думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов та катнашты.

КӨН ТӘРТИБЕНДӘ РФ Федераль собраниесенең Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларының нәтиҗәләре һәм Партиянең составына үзгәреәләр кертү сораулары  куелган иде.

Район башлыгы урынбасары С.Осянин шул сайлаулар вакытында Партиянең беренчел бүлекчәләренә, иҗтимагый оешма җитәкчеләренә,аппонентларга сайлаулар вакытында  җаваплы эш алып барулары һәм актив катнашулары өчен зур рәхмәт белдерде.

Депутат Илдар Гыйлметдинов үз чиратында сайлаучыларның наказларын үтәү вакытларын һәм чараларын а тукталды. Район башлыгы М.Зиатдинов яңа партия членнарына партия билетлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International