Район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Район Советының чираттагы 15 нче утырышы булып узды.
Иң беренче башлык Коргуза авыл җирлегенә яңа килгән депутат белән таныштырды. Аннан соң С.Сакинга авыл җирлеге башлыгы мандаты һәм удостоверение тапшырды.
Утырышның сәркатибе итеп Канаш авыл җирлеге башлыгы Н.Вальков сайланды.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
1. Югары Ослан муниципаль районында 2016 нчы ел бюджетының үтәлеше (Е.Колесова);
2. Югары Ослан муниципаль районы Уставына законнар таләбе буенча үзгәрешләр кертү (Н. Пичугина);
3. Аннан соң районның постоянный комиссияләре составына үзгәрешләр кертү турында сүз барды.
4. С.Осянин районның Мактау Кенәгәсенә керүче хезмәткәрләре исемлеген укыды.
Утырышта РФ депутаты Илдар Гыйлметдинов та катнашты.