Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Киләсе шимбә көнендә, 29 нчы октябрьдә, районның Яшьләр клубында Югары Ослан районының 85 еллыгына багышланган йөзү буенча ярышлар уздырыла.
Ярышларның максаты:
- Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- Яшьләрне массакүләм спортка тарту;
- Халык арасында спортның йөзү төрен популярлаштыру;
- Ярышта катнашучыларның осталыгын үстерү;
- Хезмәт коллективларында командалык хисен булдыру өчен шартлар тудыру.
- Ярышлар 45 метр дистанциядә уза. Команда составында 2 кеше.
- Барыгызны да ярышларга чакырып калабыз.