Югары Ослан районының Үзәкләштерелгән китапханәсе балаларның хокукый культурасын үстерү өстендә ныклап эш алып бара.
26 нчы октябрьдә көзге каникуллар алдыннан Югары Ослан гимназиясе укучылары өчен “Яшүсмер һәм закон” дип исемләнгән профилактик чара булып узды.
Бу чарага балигъ булмаган балалар белән эш алып баручы өлкән инспектор, полиция майоры А.Колезнева чакырылган иде. Ул яшьләрнең тормыш бурычлары, законнар, хокукый документлар турында сүз алып барды.
Аннан соң хокукый законнар турында викторина булды. Бу укучыларда бик зур азарт тудырды.
Чарага багышланган “Законнар дөньясында” дигән күргәзмә дә эшләде.