1нче ноябрьдән, 15 нче апрельгә кадәр район территориясен чиста тоту буенча кышкы сезонга яңа кагыйдәләр кабул ителә. Бу кагыйдәләр юридик затларга, предпринимательләргә һәм барлык гражданнарга кагыла.
Кышкы вакытта аеруча куркыныч хәлләр кабатланып тора, юл хәләкәтләре, таеп егылулар...
Югары Ослан районы административ комиссиясе халыкны куркынычсызлык белән тәэмин итү йөзеннән предприятие һәм оешма җитәкчеләренә үзләренә беркетелгән участокларны вакытында чистартып торырга йөкләмә бирә һәм кисәтә: бу кагыйдәләрне бозучылар КоАП РТ ның 3.6 нчы маддәсе буенча административ штрафка тартылачак.