Кичә Кильдеево авыл клубында 55 ел гомер бергә кичерүче Ольга Федоровна һәм Иван Иванович Панферовларның гаилә бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Алар иңне-иңгә куеп бик авыр елларны тугырыклык саклап атладылар, балалар, оныклар, оныкчыклар үстерделәр. Дуслары бик күп. Тормышлары әйбәт.
Аларның исемнәре бу көнне район истәлек китабвна кертелде. Район башлыгы исеменнән бүләкләр, балалары һәм күршеләреннән җылы сүзләр кабул иттеләр.
Мәхәббәт бар икән. Аларның бүген дә йөрәкләре бергә тибә, ә күзләре бер-беренә төбәлгән.