“Безнең урман. Үз агачыңны утырт”

2016 елның 28 октябре, җомга

Агач утырту көне” акциясе инде 2011 нче елдан бирле ТР ның Урман хуҗалыгы Министрлыгы тарафыннан Тр Министрлар Кабинеты карары нигезендә башланып киткән иде.

“Үз агачыңны утырт” акциясеаның бер учагы булып Макыл территориясендәге “Кече кизләү” чишмәсе тора.  Ул акциядә катнашыр өчен чишмә янына агач утртырга клуб хезмәткәре Н.Махнина һәм “Табигать дуслары” балалар оешмасы членнары килде һәм кечкенә чыршылар утыртты.

Акөиянең максаты: балаларда тирә-як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Бу чара әле бик илкүләм масштабка җитәр дип өметләнеп калабыз. Яшәү өчен табигать кирәк, яшеллек һәм матурлык кирәк. Әле бу чара бәйрәмгә әверелеп бетмәгән, шулай да аны олылар белән бергәләп зур масштабка әверелер дип өметләнеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International