ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгы “Татарстан Республикасының аграр яшьләр оешмасы” региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 28-29 нчы октябрь көннәрендә республикакүләм “Иң яхшы һөнәрче” дип аталган профессиональ остазлык конкурсы уздыра.
Кнкурста авыл хуҗалыгында эшләүче 18-35 яшьләрендәге, стажы 1 елдан да ким булмаган яшьләр катнаша ала.
Әлеге конкурска безнех районнан да 4 кеше гариза бирде. Номинацияләр: иң яхшы ветеринар врач, зоотехник, агроном, механизатор, бухгалтер, экономист, инженер-технолог, животновод – бозау караучы, савым операторы.
Якташларыбызга уңышлар телик!