“ТР ның һөнәр һәм кәсеп халык сәнгате үсеше Үзәге” ачык «Татарстан Республикасының туристик сувениры» конкурс игълан итә.
Аның максаты: халыкта яшәп килгән һөнәр һәм кәсеп төрләрен искә төшерү һәм яшьләргә белдерү.
“Туристик маршрут һәм шәһәр сувениры” исемле номинациядә Югары Осланлылар да катнаша. Сезгә конкурс фотоларын һәм тавыш бирү ссылкаларын тәкъдим итәбез. Безнекеләр өчен тавыш бирергә онытмагыз!