Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан районы территориясендә урнашкан 2 уникаль предприятиегә эшлекле визит белән чыкты.
Катерлар җитештерә торган «Вельветте» заводы композитлы корпус белән 11 төрле катерлар моделе чыгара. 2016 нчы елда аның объемы тагын да артты.
“Геоник” фәнни-производство фирмасы буровой җиһазлар җитештерүче уникаль продукция чыгара. Россиядә аның аналогы юк. Аның товары дөнья базарына чыкты.