ТР ның Пенсион Фонды хәбәр иткәнчә, ана капиталына өстәмә 25 000 сум акчаны алу өчен 1 ай калып баруын хәбәр итә. Ә гаризаны 30 нчы ноябрьдән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.
Ул гаризаны россия террториясендә яшәүче, ана капиталы турында сертификаты булган, баланың кайчан тууына карамастан һәр кеше бирә ала. Гаризада сертификатның номеры, счет реквизитлары күрстелгән булырга тиеш.
Бүгенге көнгә андый гаризаларны 23 мең гаилә биргән инде. Аларның 12 меңнән артыгы гаризаны пенсион фонд сайты аша гына җибәргән. 19 мең гаилә инде акчаны алган. Моның өчен алар gosuslugi.ru сайтына гына мөрәҗәгать иткәргә кирәк.