Курслар башланды

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

31 октябрь көнне Матюшино урта мәктәбенең башлангыч һөнәри әзерләү үзәгендә тракторчы курслары оештырылды. Дәресләр көзге каникуллар дәвамында көн саен 9:00дан 16:30 га хәтле үткәреләчәк.

З. Мәми, Карагуҗа, Макыл авылларыннан килгән ун курсант мәктәп яны интернатында яшиләр.

Кичке вакытта укучылар өчен БДИ буенча әзерлек дәресләре һәм спорт түгәрәкләре үткәрелә, нәфис филмьнар күрсәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International