Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Аның белән очрашуга 10 кеше җир бүлеп бирү сораулары буенча килгән иде.
Аларның мөрәҗәгатьләре кәнәгатьләндерелде һәм тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.
Һәр атнаның сишәмбе көнендә гражданнарны кабул итү дәвам итәчәк.
Сораулар буенча гаризаны 2-12-67 телефоны аша бирергә була.