Бүген, 1 нче ноябрьдә, Югары Ослан авыл җирлеге бинасында район иҗтимагый Советы членнары Р.Халиков, ООО «Экоавтотрейд» җитәкчесе Алексей Цветков һәм Татьяна Наумова гражданнарны борчыган сораулары буенча кабул иттеләр.
Халык җир бүлеп бирү мәсьәләләре, авылны төзекләндерү, “аварийный” агачларны кисү, контейнер мәйданчыклары хәле кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Һәрбер сорауга тулы җавап алынды.