Юл хәләкәте куркынычсызлыгына багышланган комиссия утырышы

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Бүген Югары Ослан районы Башкарма комитетында юл хәләкәте куркынычсызлыгына багышланган комиссия утырышы булып узды.

Аның эшендә автоинспекция вәкилләре, юл хезмәте, авыл җирлеге башкарма комитетлары, район газетасы хезмәткәрләре һәм мәгариф бүлеге катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

-    ОГИБДД ның контроль-надзор эшчәнлеге;

-    Авыл җирлекләре территорияләрендә юл знаклаы урнаштыру;

-    Кышкы периодтта район юлларын чистарту өчен техниканың әзерлеге;

-    Район массакүләм информация чараларында юл хәләкәтләренә багышланган мәкаләләр рнаштыру;

-    Административ штрафлар түләүнең үтәлеше.

Барлык сораулар буенча карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International