2016 нчы елда ТР Министрлар Кабинеты “Иң яхшы культура, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә Хөкүмәт Гранты” турында карар чыгарды. Конкурста 4 номинация игълан ителде:
- “Иң яхшы җитәкче”, «Профессионал», «Терәк һәм авторитет», «Перспектива».
Район культура йорты коллективы Елена Мәхәмәтҗаноыаны Грантка тәкъдим иткән иде. 5 нче октябрьдә ТР Культура Министрлыгы приказы буенча Мйхәмәтҗанова Е.В. “Татарстан Республикасыныңэ иң яхшы культура учреждениесе җитәкчесе” дигән исемгә лаек булды.
20 елдан артык гомерен Елена Валерьевна культура учаклары эшен алып бара. Аның инициативасы белән бик зур алга китешләр сизелә. Башка район һәм регионнар белән элемтә, авыл клубларындагы эффектив формаларны булдыру аңа бу конкурста җиңәргә булышты.
Котлыйбыз һәм уңыәлар телибез!