Төп дәүләт имтиханына хәзерлек

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Чыгарылыш класслар белән имтиханнарга хәзерләнгәндә бик күп төрле эш формалары кулланыла: класстагы эш, факультатив, шәхси консультацияләр, түгәрәкләрдә эшләү...

Каникул көннәрендә дә укучылар тик утырмады. Югары Ослан гимназиясендә 2 көн буе 9 нчы сыйныфларның түбән сыйфатлы белемле укучылары белән рус теле укытучылары Сарбаева Н.П. (МБОУ «Кураловская СОШ»), Хәйретдинова Н.П. ( МБОУ «Октябрьская СОШ») һәм Тимохина Н.В. (МБОУ «Татарскобурнашевская СОШ») һәм математика укытучылары Хәйруллина Н.Н . (МБОУ «Октябрьская СОШ»), Маханова Т.А.(МБОУ  «Макуловская СОШ») һәм Тимохин А.П. (МБОУ «Таткарскобурнашевская СОШ») эшләделәр. Укытучылар предметны сүлпән үзләштерүче укучыларның йомшак якларын билгеләп, аларга төпле белем бирү өстендә тырыштылар. Бу эш кышкы каникулларда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International