Кичә Яшҗләр клубында районның 85 еллык юбилеена һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “ЛЕГО иҗаты” ярышлары булып узды. Анда бу түгәрәккә йөрүчеләр һәм 4-5 нче сыйныф укучылары катнашты. Ярышның төп нигезе конструкторны 35 минут эчендә җыю һәм җюрига тәкъдим итү иде.
Җиңүчеләр: 1 нче урын – Малышева Элина, 2 нче урын – Бугорков Савелий, 3 нче урын – Чугунов Виталий. Ә «Лего-Самоделки» ярышында абыйлы-энеле Пиллер Даниил һәм Александр җиңде.
Катнашучыларның барысы да призлар алды.