Бердәмлек көне белән!

2016 елның 4 ноябре, җомга

Хөрмәтле Югары Осланлылар! Сезне Татарстан Конституциясе һәм Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Бүген без бердәмлек һәм закончылык кебек аңлатмаларның кеше тормышында ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә яңадан кайттык.

Безнең һәрберебез үзенең киләчәген үзе яши һәм эшли торган республика язмышы, ил язмышы белән бәйли. Татарстан - бүген Россия регионнары арасында иң тиз үсеш алган республикаларның берсе.

Милләтара тынычлык һәм бердәмлекне ныгыту, бер-береңнең диненә хөрмәт аша гына Республикада яшәүче халыкларның культурасын һәм традицияләрен белеп була.

Татарстан Конституциясе гражданнарның өметен һәм омтылышын саклауга җавап итеп кеше хокукын һәм иреген яклауны беренче планга куйды.

Ватаныбызның киләчәге, балаларыбызның яхшы тормышта яшәүләре өчен Югары Ослан халкы тагын да яхшырак хезмәт итәргә һәм илебез үсешенә үзләреннән зур өлеш кертергә тиеш.

Бу бәйрәм көннәрендә Сезгә, кадерле якташлар, сәламәтлек һәм бәхет, тынычлык һәм иминлек, гаиләләрегездә матур тормыш телим!

Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г. Зиатдинов.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International