Авыл хуҗалыгы хәбәрләре

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә Казанда безнең район товар җитештерүхчеләре катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла.

Ярминкәнең бу оештырылуы бәйрәм көннәре белән туры килә. Безнең фермер хуҗалыкларыннан Роберт Сибгатов, Сергей Николаев, Татьяна Архиреева, Гөлнара Насибуллова һәм ООО «АПК «Заволжье» үз товарларын иртүк җәеп салдылар.

Сөт һәм ит продуктларының төрлесеннән ООО Агрофирма «Верхний Услон»

һәм ООО АФ «Заря» алып килгән.

Ә бакчада үскән яшелчәләрне Ямбулатово, Макыл, Куралово, Олы Мәми авылы кешеләре сатты.

Ярминкәдә Казан мэры И.Метшин һәм Кайбыч, Югары Ослан районнары башлыклары да бар иде. Алар оештыручыларның эшләрен югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International