Сишәмбе, 8 нче ноябрьдә. Татарстанда һава торышының үзгәрүе көтелә. Моның турында республиканың Гидрометцентры хәбәр итә.
Төнлә - көчле җил белән кар, көндез - юеш кар белән вак яңгыр, шулай ук секундына 15-17 метр тизлектәге көчле җил, бозлавык һәм томан көтелә.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, күз күреме 500 метр ераклыкта, аяк асты бозлавык, кар өемнәре.