Бүген Красноярск шәһәрендә балаларга өстәмә белем бирү педагогларының “Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән конкурсы башланды. Безнең районнан анда Югары Ослан урта мәктәбе педагогы Анохин Сергей Николаевич катнаша. Конкурс 7-11 нче ноябрь көннәрендә бара.
Аңа бу конкурста гимназия укытучысы Николай Бурдин булыша. Сергей Николаевичка җиңү теләп калабыз!