Дорониннар гаиләсенә- 60 яшь

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген Коргуза авыл җирлегендә 60 ел буе иңне-иңгә куеп яшәгән Анна Алексеевна һәм Петр Иванович Дорониннарның гаилә юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Мондый гаиләләр, һичшиксез, бик олы хөрмәт һәм соклану хисләре  уята. Авыр сугыштан соңгыы елларда бер – берсенә ихтирам һәм мәхәббәт саклап, тәрбияле балалар үстерүче буыннан алар. Балалары, оныклары һәм күп санлы оныкчыклары өчен матур үрнәк күрсәтүче бу гаилә бик тугырылыклы, хезмәт сөючән һәм шәфкатьле булып бу көнгә кадәр сакланган.

Аларның исемнәре районның Мактау Кенәгәскенә кертелде. ЗАГС бүлеге башлыгы Н.Кадырова аларга район башлыгының рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды.

Безнең районда шундый парлар барлыгына без барыбыз да горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International