Балаларның көзге каникуллар вакытында актив ялларын оештыру максатыннан район мәктәпләренең иҗтмимагый оешма членнары “Дуслык әлифбасы” дигән профильле сменада булып кайтты. Бу смена Югары Ослан балалары өчен генә оештырылган иде.
Сменаның тематик программасы халыклар бердәмлеге тематикасына буйсындырылган иде. Республикада яшәүче күпмилләтле халыкларның бердәмлеге, толерантлыгы, дуслыгына багышланган бик күп чаралар уздырылды. Вакытның бер генә минутын да бушка уздырмадылар.
Смена ябылганда нәтиҗәләр ясалды, бүләкләнүчеләр дә күп булды. Балалар монда бик күп нәрсәгә өйрәнде, коллектив оештырку чаралары, актив уеннар, биюләр аларга көч бирде.