Югары Осланның 85 еллык юбилее алдыннан Олы Мәми авылында яшәүче ирле хатынлы Скарлухиннар 85 яшь агач үсентесе утырттылар.
- Хәзер безнең авылның Яшьләр урамында юкә агачы , нарат, каен посадкасы барлыкка килде, - ди горурланып, авыл җирлеге башлыгы Галина Фомина.
2-3 елдан алар көч алып үсеп китәр һәм кайчан да булса бу аллея авыл халкының яраткан урынына әверелер.
Нәкъ менә шуның турында хыялланалар да инде Скарлухиннар гаиләсе. Район юбилеена бер бүләк бит бу алардан!