Бүген Покровка авылының пенсионеры Льентьева Клавдия Алекссевнага – 95 яшь. Аны юбилее белән котларга Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Илнур Гаязов килде. Ул аңа Россия Президентының Рәхмәт хатын һәм үзеннән бүләк тапшырды.
Клавдия Алекссеевнаның бик күп Юбилей медальләре бар. Районда гади сыер савучы, кибетче булып эшләгән. Ире Константин Петрович белән бергәләп 8 бала үстергәннәр.