Пенсион фонд өй саен йөрми

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

ТР да өй буенча пенсион фонд хезмәткәрләре дигән ялган исем белән йортларга кереп йөрүчеләр турында  билгеле булды. Бу кешеләр төрлечә ялганлап, пенсионерларның саклагыч кассаларында булган, я аласы пенсияләрен төрле пенсион фондларга күчерергә өндиләр.

Татарстанның Пенсион Фонды хезмәткәрләре гражданнарны бервакытта да өй саен йөрми, СНИЛС номерларын сорамый. Алар граңданнарны пенсион накоплениеләрен формалаштыру төрләрен кулланырга мәҗбүр итми.

Исегезгә төшерәбез: гражданнарны кабул итү Россия Пенсион Фондының клиент хезмәтендә тормышка ашырыла.

Ә инде бик олы кешеләр үзләре чакырган очракта гына хезмәтекәрләр сөйләшкән вакытка пенсионерның өенә чыга һәм беренче чиратта үзенең фотосы төшкән удостоверениесен күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International