Алтын туегыз белән Сезне!

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Кичә Октябрьский поселогында тантаналы рәвештә   Нәзирә Кәлимулловна һәм Рашат Хасанович Шагеевларның алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Алар 50 ел буе иңне-иңгә куеп бергәләп тормыш юлыннан атлыйлар.

Аларның балалары һәм оныклары матур үрнәкле бу парлардан бик күп яхшылык һәм җылылык тоеп яшәделәр һәм яшиләр.

Бүгенге көндә аларның исемнәре районның Мактау Кенәгәсенә теркәлде. ЗАГС башлыгы Н.Кадырова юбилярларга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Алар адресына бу көнне бик күп җылы сүзләр чңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International